

АКШның Саммерфилд торак пунктында укучы 14 яшьлек кыз, картәнисе сейфын ватып, аннан 10 мең доллардан артык акча урлаган һәм аны сыйныфташларына тараткан.
14 яшьлек кызның сыйныфташларына берничә йөз доллар акча таратуы хәбәре билгеле булгач, мәктәпкә полицейскийлар килеп җиткән. Мәктәп хакимияте кызның рюкзагын тикшергәч, анда 2,5 мең доллардан артык акча тапкан.
Кыз бу акчаны мәктәпне элек тәмамлаган укучыдан алдым дип ялганлаган. Тикшерүчеләр версиясе буенча, чынында ул картәнисе еллар буе җыеп, сейфта саклаган акчаларны рөхсәтсез алган. Укучы кыз ни сәбәпле шулай иткән, билгесез.
Сейфтан барлыгы 13,5 мең доллар акча югалган. Полицейскийлар сыйныфташларга таратылган акчаларның нибары 700 долларын кайтара алган. Әлеге 700 долларны кызның рюкзагында табылган акчага өстәп, картәнисенә кайтарганнар.
Чыганак: lenta.ru