Дөньяда ниләр бар?
25 октябрь 2022, 08:18

Бер сәбәпсез я көлә, я елый

Шулай да була икән. 

Becca BanksBecca Banks
Фото:Becca Banks

Британиянең Ранкорн шәһәрендә яшәүче 35 яшьлек хатын сирәк очрый торган авыруы аркасында ирексездән көлә башлаудан җәфалана икән.

Балачагында Бекка Бенс эпилепсиядән интеккән. Табиблар аңа бу диагнозны 7 яшь чагында куйганнар, әмма 16 яшенә алар кызны сәламәт дип таба. Соңгы өч елда хатын ирексездән көлү яисә бер дә юкка елый башлаудан  җәфалана башлаган. Кешеләрнең аның бу тәртибен аңламаулары аркасында,   ул уңайсыз хәлләргә эләккән. Кайберәүләр хәтта агрессив мөнәсәбәттә булган.

Бэнкска депрессия диагнозы куйганнар, ел ярымга дарулар курсы язып биргәннәр. Берникадәр вакыттан соң хатын, бу диагнозда шикләнеп, икенче табибка мөрәҗәгать иткән. Ахырда табиблар Бэнксның эпилепсиянең сирәк очрый торган формасы белән интегүен ачыклаган. Ул “геластик өянәкле эпилепсия” дип атала. Бу авыру пациентның ирексездән көлә яисә бер сәбәпсез елый башлавыннан гыйбарәт.

Әле хатын дәваханәдә ята  һәм өстәмә тикшеренүләр уза.

Авыруның бу төре сирәк очрый, 200 мең эпилепсия диагнозына нибары бер очрак туры килә. Аңны югалтыр урынга өянәк вакытында пациент ирексездән көлә яисә бер сәбәпсез елый башлый, чөнки баш миенең эмоцияләр өчен җавап бирә торган өлеше зарарланган. Статистика буенча, авыруның бу төре өлкәннәргә караганда балаларда ешрак очрый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас