

Мәскәүдә Ходынск тоннелендәге “Газель”, Audi һәм Mitsubishi машиналары катнашлыгындагы юл һәлакәтендә бер кеше үлгән.
Мәскәүнең ЮХХДИ ведомствосы хәбәр итүенчә, Audi автомобиле Ленинград проспектындагы тоннельдә ватылган. Аны буксирга тагар өчен “Газель” туктаган. Бу вакытта иномарка пассажиры юлга чыга. Нәкъ шул мизгелдә аны Mitsubishi бәрдерә. Һәм калган машиналарга барып менә.
Audi пассажиры шунда ук үлә. Mitsubishi водителе төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән дәваханәгә озатыла. Авариядә башка каза күрүче юк. ЮХХДИ юл һәлакәте нечкәлекләрен өйрәнә.
Чыганак: lenta.ru