Дөньяда ниләр бар?
24 октябрь 2022, 07:43

Кул сәгате балада яман шешне ачыкларга булышкан

Моңа ышану да читен...

unsplashunsplash
Фото:unsplash

Бу хакта АКШның Hour Detroit басмасы хәбәр итә. Журналистларга билгеле булуынча,  Apple гаджеты Мичиган штатында яшәүче 12 яшьлек Имани Майлзга булышкан. Бермәлне төнлә Иманиның әнисе Джессика кызының Apple Watch сәгатенең  әледән-әле махсус  сигнал бирүенә игътибар иткән. Баксаң,  электрон сәгать гадәттән тыш югары пульс турында шулай хәбәр иткән.

“Бу миңа сәер тоелды, чөнки элек алай булганы юк иде”, – ди кызның әнисе. Курыккан ана баласын дәваханәгә алып бара. Пациентканы кабул иткән табиблар аңарда унике илле эчәге ялкынсынуын ачыклаган һәм операция ясаган. Шулай ук медиклар балаларда шактый сирәк очрый торган нейроэндокрин шешкә игътибар иткән.

Медиклар сүзләре буенча, алар шешне алганнар, бала гомеренә берни янамый. “Кулында  сәгате булмаса, бар да күпкә начаррак булыр иде”, – дигән журналистларга кызның әнисе.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас