Дөньяда ниләр бар?
23 Октября 2022, 19:00

Кандракүлдә аккошлар гаиләсе 7 бала чыгарган

Бу матур да, горур да кошларга сокланмый мөмкин түгел. 

БРның Экология министрлыгыннан.БРның Экология министрлыгыннан.
Фото:БРның Экология министрлыгыннан.

“Кандракүл” табигый паркы территориясендәге аккошлар гаиләсе быел 7 бала чыгарып үстергән. Бу хакта республиканың Экология министрлыгы хәбәр итә.

Әле кошлар җылы якка китәргә әзерләнә.

Аккошлар бер-берсе белән гомерлеккә кавыша. Бу кошлар аларның тынычлыгын бозганны яратмыйлар һәм башкалардан ерактарак йөриләр. Җылы якка  клин ярдәмендә очалар, аны иң көчле кош җитәкли. Клин башындагы кошның артында очкан көтүгә ярдәмгә куәтле һава агымнары күчә”, – диләр Экология министрлыгында. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас