

Быел Пакистанда июнь уртасыннан алып көчле яңгырлар ява икән. Койма яңгырлар илгә 40 млрд. долларлык каза салган. Койма яңгырлар 1700 кешенең гомерен өзгән, бәяләр артуына китергән. Илдә гадәттән тыш хәл кертелгән.
Нәтиҗәдә, атмосферага дөньякүләм углеводород бүлеп чыгаруның нибары бер проценты туры килгән ил глобаль җылыту нәтиҗәсенән иң зур зыян күргән ил булып чыккан. Атмосферга зарарлы калдыклар бүлеп чыгаруга җаваплы булган бай дәүләтләр илнең климат үзгәреше шартларына яраклашуына ярдәм итәргә тиеш, дип белдергән Пакистан финанс министры Мифтах Исмаил .
Фото:ligainform.net