Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2022, 14:49

Кесәсендә зарядка блогы шартлаган

Коточкыч! 

Видеодан скрин.Видеодан скрин.
Фото:Видеодан скрин.

Казахстан аэропортында пассажир кесәсендә зарядка блогы шартлаган. Шартлау моментын Mash Телеграм-каналы бастырып чыгарган.

Бу хәл Алматы аэропортында  досмотр вакытында булган.  Бишкәккә очарга җыенган пассажирның курткасы кесәсендәге “пауэрбанкка” ут каба. Әйткәндәй, электрон корылма  ир металл детекторы аша үткәндә яна башлый.

“Пауэрбанк” куртка  кесәсен эретеп тишә дә төшеп китә, пассажир  кулында тоткан сумканы ераккарак атып бәрә һәм читкәрәк йөгерә. Каза күрүчеләр турында хәбәр ителми. 

Эх шушы  телефон зарядкалары!.. Күпме кеше гомере өзелде зарядкага куелган телефон кулланганда. Әле ярый бу пассажир җиңел котылган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас