Дөньяда ниләр бар?
21 октябрь 2022, 12:14

Кем утырыр?..

Бөек Британиядә премьер-министр кәнәфие бушады.

Кем утырыр?..Кем утырыр?..
Кем утырыр?..

Бөек Британия премьер-министры Лиз Трассның көтелгән отставкасы дөньякүләм мәгълүмат басмаларының көнүзәк темасына әверелде. Британия королевасы Елизавета II тәхетне җиде дистә елдан артык биләде, ә менә Элизабет Трасс премьер кәнәфиендә ай ярым гына утыра алды, дип шаулый бүген дөнья басмалары.
Британлылар үзләре дә бу темага мәзәкләр чыгара башлаган. Мәсәлән, Британиянең "The Daily Star" таблоиды 60 пенска сатып алынган кәбестә күчәнен премьер-министрга каршы куйган. Шаяруны "The Economist" басмасы күтәреп алган. 11 октябрьдә әлеге басма королевы Елизавета II вафатыннан соң башланган матәмнән алып нибары җиде көн үтте, бу исә салатның яраклылык вакыты дип юмор аша язып чыккан. Янәсе, кәбестә бозыла башлаганчы Трасс кәнәфиеннән колак кагачак.
Бүген инде Британия хөкүмәте җитәкчесе кәнәфиенә кем утырачагы хакында кайнар бәхәсләр бара. Фаразларга караганда, Трасска кадәр отставкага киткән Борис Джонсонның кире премьер кәнәфиенә утыру ихтималлыгы зур икән. Әй, ходаем, болай булгач британлыларның күп көлүдән эчләре катмас микән?!.

Фото: mk.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас