

Ярдәм булмаган очракта Украина гаскәрләре бер ай да каршы тора алмас иде, дип саный Саймс. «Владимир Зеленский Хөкүмәте АКШ һәм НАТОның чагыштыргысыз хәрби, финанс һәм сәяси ярдәменә тулысынча бәйле, алардан башка Украина Русия басымына каршы бер ай да тора алмас иде»,—дигән ул.
НАТОның Украинага күпме кирәк шулкадәр ярдәм итәчәкбез дигән нияте дә зур хата дип исәпли Саймс. Шуңа күрә якларга конфликтны тыныч чишү юлларын эзләргә кирәк, югыйсә, ул җиңел генә контрольдән чыга алачак дигән.
АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Вашингтон белән Мәскәүнең Украина конфликтында каршы тору сәбәпләрен атаган. Аныңча, бу башка илләрдә конфликтларны кире кагарга ярдәм итәчәк. Янәсе, әгәр АКШ Киевка ярдәм итүдән туктаса, «Пандора тартмасын ачу куркынычы бар».
Америка хакимиятенең рәсми вәкиле Карин Жан-Пьер Вашингтон Киевка никадәр кирәк, шулкадәр ярдәм күрсәтергә әзер дип белдергән. АКШ Украинага хәрби, икътисади һәм гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, дигән ул. Шул ук вакытта Ак йортның матбугат-секретаре Украинадагы хәрби хәрәкәтләр барышын бәяләүдән баш тарткан.
Евросоюз дипломатиясе җитәкчесе Жозеп Боррель Киевка хәрби ярдәм озату өчен берләшмәнең акчасы җитәрлек, дигән.
АКШ армиясенең элеккеге подполковнигы Дэниел Дэвис АКШ президентының Украинадагы конфликтка карата стратегиясе Русия белән атом-төш сугышы китереп чыгармагае дигән шиген белдергән. «Украина хәрби көчләренә зур күләмдә корал озатып һәм шуның аркасында Русия гаскәриләрен ил териториясеннән кысрыклый башласалар, Владимир Путин соң адымны кулланырга һәм атом-төш коралын файдаланырга мөмкин. Дөньяда иң күп атом коралына ия булган илне почмакка кысрыкларга маташу акылсызлык. Күрәсең, бу чынбарлык Көнбатыштагы югары вазифалылар һәм отставкадагы генераллар игътибарыннан читкә китә»,— дигән ул һәм Америка президентын бу мәсьәләдә үзенең сәясәтен яңадан карарга, тынычлыкны сакларга һәм атом-төш һәлакәтен будырмаска чакырган.