Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2022, 09:44

Кытай үз юлыннан бара

Кытайда Коммунистлар партиясенең егерменче съезды бара. Ул 22 октябрьдә тәмамланачак.

Кытай үз юлыннан бараКытай үз юлыннан бара
Кытай үз юлыннан бара

Съездда Си Цзиньпинның Кытай коммунистлар партиясенең генераль секретаре һәм Үзәк хәрби советы рәисе итеп өченче срокка сайлануы көтелә. Шулай булган очракта Си Мао Цзедун чорыннан алып КХРның ике сроктан артык җитәкчелек иткән беренче җитәкчесе булачак. Шулай ук политбюроның Даими комитетына Си Цзиньпинның якын фикердәше Кытай коммунистлар партиясенең кала комитеты секретаре Ченцин Чэнь Миньэрның сайлануы көтелә. Ул КХР премьер-министры кәнәфиен билиячәк дип фаразлана. Шулай булган очракта, киләчәктә Чэньның Синың алмашчысы булу ихтималлыгы зурая, дип бәяли сәяси аналиклар.

Тайвань — Кытайның авырткан шеше. Тайвань мәсьәләсенә килгәндә, Си КХР Тайвань белән тынычлык юлы белән кушылырга тырышачак, ләкин кирәк булса, көч кулланудан баш тартмаячак дигән фикерен җиткерде.

Си Цзиньпин КХРның хәрби реформасын дәвам итәчәген дә белдергән. 2027 елга Кытай халык-азатлык армиясенең 100 еллыгына (5 елдан соң) армиясен дөнья дәрәҗәсенә күтәрергә тырышачак.

Съезд йомгаклары Украинадагы хәрби конфликтка үз йогынтысын ясамый калмаячак дип тә юрала. Фаразларның берсенә ярашлы, Си сайланганнан соң Русиягә хәрби техника һәм корал җитештерергә кирәкле товарлар белән сизелерлек хәрби ярдәм күрсәтә башлаячак. Икенче фараз буенча, яңадан сайланганнан Си Украинадагы махсус операция үткәрүнең катырак ысулларына күчүе ихтимал. Кытай әлегә кадәр Русия файдасына нинди дә булса фикер әйтүдән, аңа турыдан-туры һәм ачыктан-ачык хәрби ярдәм  күрсәтүдән тыелып торды.

Русия-Кытай мөнәсәбәтләренең чын торышын якын киләчәк күрсәтер. Дошманнар дуслыкка зыян гына салмасын. 

Фото: russialand.livejournal.com  

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас