

Соңгы айда русиялеләрнең күпләп Казахстанга китүе сәбәпле андагы фахишләр хезмәте кыйммәтләнгән.
Казахстанда яшәүче бер ир сүзләренчә, әгәр сентябрьдә уйнашчы хатыннар хезмәте уртача алганда 15-20 мең тенгега төшсә, хәзер алар бәяне 40-50 мең тенге һәм аннан да кыйммәтрәккә арттырган.
“Барысы да хак күтәргәндә, без кемнән ким? Әйе, сентябрьдә минем белән бер сәгать 20 мең тенге тора иде, хәзер – 40 мең тенге. Клиентлар кимемәде алай. Русиялеләрне әйтә алмыйм, мин бит аларның паспортларын тикшермим”, – дип сөйләгән бер фахишә “Экспресс К” басмасы журналистына.
Казахстанда фатирлар арендасы да кыйммәтләнгән. 66.ru сайты бәяләмәсе буенча, соңгы атналарда арендалаган фатирлар бәясе өч тапкырга арткан. Февральгә кадәр Алматы читендә бер бүлмәле фатирны арендага алу 150 мең тенге торса, Украинада махсус хәрби операция башлану белән бу сан 250 мең тенгега кадәр күтәрелде, Русиядә өлешчә мобилизация игълан ителгәннән соң бөтенләй 350 мең (~50 мең сум тирәсе) тенгега җитте.
Чыганак: lenta.ru