Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2022, 09:36

Канада икътисады көрчеккә батармы?

Канада финанс министры Христя Фриланд ил өчен авыр көннәр фаразлаган.

Канада икътисады көрчеккә батармы?Канада икътисады көрчеккә батармы?
Канада икътисады көрчеккә батармы?

Аның сүзләренә ярашлы, АКШныкы сыман Канада икътисады да коронавирус пандемиясе һәм Украинадагы хәл-вакыйгалар аркасында сүлпәнәячәк. «Безнең икътисад сүлпәнәячәк, кайбер кешеләрдә ипотека кредитлары буенча ставкалар күтәреләчәк, малтабарлык башкача чәчәк атмаячак, илдә эшсезлек дәрәҗәсе башкача түбән дәрәҗәдә булмаячак. Якын киләчәктә ил властьлары инфляция китереп чыгарган чыгымнарын һәр канадалыга компенсацияли алмаячак»,—дигән Фриланд.

Күптән түгел Канада оборона министрлыгы Украинага 50 млн. доллар күләмендә хәрби яродәм бүләргә вәгъдә иткән. Бүленгән акчаларга солдатларга кышкы кием, «беспилотник»лар өчен камералар, шулай ук боеприпаслар сатып алуга тотынмакчылар.

Фото: v-tatarstane.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас