Дөньяда ниләр бар?
20 октябрь 2022, 09:16

Иранда да тыныч түгел

Айга якын инде Иранны протестлар тетрәндерә.

Иранда да тыныч түгелИранда да тыныч түгел
Иранда да тыныч түгел

Барысы да хиҗапны дөрес кимәгәне өчен әхлак полициясе тарафыннан кулга алынган Махса Әмини исемле 22 яшьлек кызның ни сәбәпле үтерелүен тикшерүне таләп итүдән башланган. Тора-бара ачуы чыккан халык сәяси лозунглар яңгырата башлый: Иран көрдләре, белуджалар һәм әзербайҗаннарның хокукларын киңәйтүдән алып, ил президенты Ибраһим Раисины отставкага җибәрү һәм дини режимны дөньявига алыштыруны таләп итүгә тотыналар. Протестлар илнең эре калаларын һәм провинцияләрен ялмап алган. Әзербайҗаннар күпләп яшәгән Тәбриз каласында чуалышлар көчәйгән.

         Соңгы 20 елда иранлыларның руханиларның шәхси тормышларына чамадан тыш кысылуына карата канәгатьсезлеге көчәйгәннән-көчәя. Үзен рефороматор итеп санаган илнең элеккеге президенты Хәсән Рухани катгый дини кагыйдәләрне алыштыру яклы чыгыш ясаган. Тик Иранның зур властька ия булган рухи лидеры аятулла Хаменеи президент реформаларына юл бирми.  Әмма дөньяви карашлы элекке президентның җәмәгатьчелек ягында чыгыш ясавы кешеләргә өмет өсти. Моннан тыш, Рухани Ирандагы милли азчылыкның хокукларын киңәйтү яклы да чыгыш ясый. Аның тырышлыгы белән күпсанлы дип саналган милли азчылык, мәсәлән, әзербайҗаннар башлангыч мәктәптә туган телне өйрәнү мөмкинлегенә ия булган. Әйткәндәй, Иранда 30 миллион әзербайҗан яши. Бу — ил халкының чирек өлеше дигән сүз.

         Гомумән, Иран мәктәпләрендә фарсы телен өйрәнәләр. 2021 елда аятулла Хаменеиның дусты һәм фикердәше Ибраһим Раиси президент булып сайлангач, илдә дини һәм дөньяви система янә алыша башлый. Элеккеге лидер башлаган үзгәртеп корулар катып кала. Раиси үзенең бүгенге көндәге президент вәкаләтләрен ныграк илдә шәригать кануннарын ныгытуда файдалана дип саный сәяси экспертлар. Шуңа да җәмгыятьтә, аеруча, шәһәр җирләрендә ризасызлык дулкыннары көчәя.

         Иранда барган протест дулкыннарын илдән читтәгеләр дә хуплап чыгыш ясый. Протестлар башланган вакыттан алып 201 кеше һәлак булган, аларны 23е — балалар. АКШ Иранны санкцияләр белән тукмавын дәвам итә.

         Рәсми власть илдә барган чуалышларны прогресс һәм сәясәттә, икътисадта стратегик казанышларыбыз һәм ШОСта әгъза булганыбыз өчен тышкы дошманнарыбыз бездән шулай үч ала дип саный. Президент Раиси Вашингтонны иранлыларны урамнарга чыгарга котыртуда гаепләде һәм үз проблемаларында казынырга чакырды.

Фото: politsturm.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас