

«Быел 25 сентябрьдә килешүгә ирешүгә карамастан, кыргыз ягы чик буе районнарында киеренкелек тудыруга юнәлтелгән ниятләрен башкара. Өстәмә хәрби техника китерү һәм Таҗикстан Республикасының һава киңлекләрен даими рәвкештә бозу кыргыз ягының усал ниятле планнарын ачыктан-ачык раслый»,— дип белдергән Таҗикстан дәүләт иминлеге комитеты.
26 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр Кыргызстанның пилотсыз очу аппаратлары Таҗикстан чик буен 13 тапкыр бозган. Кыргызстанның ешая барган хәрби күнекмәләре дустанә булмаган ниятләрен күрсәтә дип белдерә Таҗикстан.
Таҗикстан чик буена Әфган тероррчыларының якынаюына да борчыла. Әфганстанда, аеруча аның төньяк районнарында, җиһадчылык мәктәпләре оештырыла, террор төркемнәре исә көньяк һәм көнчыгыш провинцияләрдән төньякка таба күченәләр икән.
Фото: ТАСС.