+21 °С
Болытлы


Германиянең Гинсхайм-Густавсбург коммунасында полицейскийлар бер ирне кулга алырга маташканда, каршылык күрсәткән ир полиция этен тешләгән.
Төнлә ике яшь егет һәм бер хатын арасында чыккан җәнҗалга шаһит булучылар полиция чакырткан. Тәртип бозучылар үзләрен агрессив тоткан һәм хокук сакчылары таләпләренә буйсынудан баш тарткан.
Тоткарлаган моментта хатын полицейскийның йөзенә суккан, ә бер егет этне тешләгән. Ярый әле маэмай җитди җәрәхәтләнмәгән.
Чыганак: lenta.ru