

Reddit сайтын кулланучы бер хатын исемен күрсәтмичә тормыш иптәшенең сөяркәсенең иренә гашыйк булуын сөйләгән.
36 яшьлек хатынның иренә 38 яшь. Аларның 6 яшьлек кызлары бар. Иренең хыянәт итүен белгән хатынның тормышының асты өскә килгәндәй була. Әмма бераздан ул яңа мәхәббәт таба – хатын иренең сөяркәсенең иренә гашыйк була.
“Бер ел элек иремнең 30 яшьлек коллегасы белән миңа хыянәт итүен белдем. Моны аның ире хәбәр итте”, – дип язган ул. Ул гына түгел, иренең сөяркәсе аларның гаилә дусты булган, кызларын яраткан.
Бу хәлдән соң пост авторы һәм сөяркәнең ире очрашырга булган. Хатын COVID-19 белән чирләп эшен югалтуын һәм ире белән аерылган чакта кызын тәэмин итә алмас идем дип сөйләгән. Үзенең дә өч баласы булган ир, әлбәттә, аның хәлен аңлаган. Шуңа алданган ир белән хатын хыянәтчеләргә шикаять белдерергә ашыкмаска дигән карарга килгән.
Бу сөйләшүдән соң алар атнага берничә тапкыр шалтыратышып хәл белешкәннәр. Очрашып, кафе, кинога йөргәннәр. Һәм соңгы берничә айда тормыш иптәшләре турында бөтенләй искә алмаганнар.
Күптән түгел пикник вакытында ир пост авторына мәхәббәтен аңлаткан. Тойгылары чын, ихласмы икән, әллә хатыны хыянәтенә булган реакция генәме икәнен ул үзе дә белмәвен аңлаткан. “Нәрсә әйтергә дә белмәдем. Кем белә, ул – хатыныннан, мин иремнән аерылсак, бу хисләребез, бәлки, юкка чыгар. Ә ул елмайды да, әйдә тикшереп карыйк, диде”, – дип икеләнеп пост язган хатын.
Чыганак: lenta.ru