Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2022, 07:12

Тулгак тотуын онытып, кешеләргә ярдәмгә ашыккан

Афәрин!

Megan Warfield / NBCMegan Warfield / NBC
Фото:Megan Warfield / NBC

АКШның Мэриленд штатында йөкле хатын берничә машина катнашлыгындагы авариягә эләккәч, тулгак тотуын онытып,  каза күрүчеләргә ярдәм итә башлаган.

Авария вакытында янгын хезмәтендә эшләүче 30 яшьлекМеган Уорфилд йөклелекнең 9нчы аенда булган. Ул машиналарның берсе әйләнүен күргән һәм шунда ук ярдәмгә ашыккан. Баксаң, машина астында бер хатын кысылып калган икән. “Мин инде машина астына кереп үк киттем диярлек, шулчак: “Тукта! Нишлисең? Син бит авырлысың”, – дип үземне туктаттым”, – дип искә ала хатын.

Шул чакта Уорфилд тулгак тота башлавы сизеп кала. Әмма моңа карамастан, ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче имгәнгән хатын яныннан китми, аңа хәрәкәтләнергә бирми, чөнки аз булса да селкенгән очракта хатынга ныграк каза күрү ихтималы зур була.

Вакыйга урынына медиклар килгәч, Уорфилд дәваханәгә юллана. Бер тәүлектән азрак вакыт үткәч, ул кыз бала таба. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас