Дөньяда ниләр бар?
18 октябрь 2022, 09:18

Дүрт аяклы дустына яңа хуҗа тапканнар

Махсус хәрби операциягә китәргә җыенган ир ялгыз калган маэмае  өчен борчылган. 

“Бердәм Русия” партиясенең җирле бүлекчәсенә караган Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына Уфа районы Суровка авылында яшәүчедән заявка килгән. Ир сүзләренчә, ул махсус хәрби операциядә катнашырга   теләк белдергән, әмма дүрт аяклы дустын калдырырга кеше тапмаган.

Берничә сәгать эчендә волонтерлар социаль челтәрләрдә Гром кушаматлы маэмайга яңа хуҗа эзләп мәгълүмат тараткан. Икенче көнне үк Громны күп балалы гаилә килеп алган.

Валентинаның балалары гаиләдә пәйда булган яңа дуска бик сөенгән. Аны карарга, ашатырга һәм ычкындырып йөртергә вәгъдә иткәннәр. Эт тиз арада яңа урынга ияләшкән.

“Егетнең кайтуын Гром белән бергә көтәчәкбез”, – ди Валентина. 

Чыганак: bashkortostan.er.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас