

Британиянең Стратфорд-на-Эйвоне шәһәрендә яшәүче 63 яшьлек Бен һәм аның хатыны Джилл Гибсонның банк исәпләрен блокировкалаганнар.
Август аенда олы яшьтәге ир белән хатын, карталары эшләми башлау сәбәпле, банкка мөрәҗәгать иткән. Күп тә үтми Бен яңа банк картасы алуга ирешкән, әмма Джилл тагын берничә атна көткән. Ире моны ачыкларга теләгән. Баксаң, банк хезмәткәрләре Джиллның картасын аның “үлеме” сәбәпле блокировкалаган икән. Банк хезмәткәрләренең хатын белән аралашуына һәм аның исән булуын раслауларына карамастан, ир белән хатын, акчаларын алыр өчен, медицина тикшерүе үтәргә мәҗбүр булган.
Берничә көннән алар Бен автомобилен страховкалаган компаниядән хат ала. “Безгә Бенджамин Гибсон исеменә ачылган исәпнең исәп хуҗасы үлеме аркасында ябылуын хәбәр иттеләр. Кайгыгызны уртаклашабыз”, – дип язылган ул хатта. Бен бу мәсьәләнең дә очына чыга, әмма бар проблемаларын хәл итәр өчен ир белән хатынга күп яңа исәпләр ачарга туры килә.
Банк ахырда Гибсоннар алдында гафу үтенгән һәм 500 фунт стерлинг (35 мең сум) күләмендә компенсация түләгән. “Мистер һәм миссис Гибсоннарның шундый күңелсез хәлгә таруы кызганыч, әлбәттә, без мотлак рәвештә бу хәлнең сәбәбен ачыклаячакбыз”, – дигән банк вәкиле.
Чыганак: lenta.ru