

АКШның Техас штатында яшәүче 13 яшьлек үсмер ялгыш маэмайлар өчен тәгаенләнгән уенчык сыбызгысын йотып җибәргән һәм шул уенчык чыгаргандай тавыш белән “сызгыра” башлаган.
Малайның әнисе сөйләвенчә, аның 13 яшьлек улы Джонатан сызгыра торган маэмайлар уенчыгын (сызгыра торган) чәйнәгән. Әнисенең нервларына тигән. Сызгырган тавыштан туйган ана, шаяртып, малаена газировка шешәсе белән кизәнгән. Шул моментта малае кисәк кенә уенчыкның сыбызгысын йотып җибәргән. Һәм шул уенчык сыман сызгыра башлаган.
Әнисе малаен ике дәваханәгә алып барган. Табибка чират көткәндә хатын ирексездән сызгыручы, һәм сызгыруыннан көлүен тыя алмаган малаен видеога төшергән. Табиблар эндоскоп ярдәмендә сыбызгыны алганнар.
Чыганак: lenta.ru