Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь 2022, 06:51

Йөрәге туктап сәгать ярым үткәч терелгән

Австралиядә яшәүче 61 яшьлек ир 1.5 сәгать йөрәге туктап торганнан соң яңадан терелгән һәм ниләр күрүе турында сөйләгән.

Йөрәге туктап сәгать ярым үткәч терелгәнЙөрәге туктап сәгать ярым үткәч терелгән
Йөрәге туктап сәгать ярым үткәч терелгән

Ирнең исеме - Блейк. Иртән хатыны аның тын алмавын күрә һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче табибларны чакыра. Табиблар ирне бер сәгать.буе терелтергә маташып карыйлар. Аннан хастаханәгә алып китәләр. Блейк аңына килгәч реанимациядә яткан көннәрен хәтерләмәвен әйтә. Ул шимбә көнне кич йокларга ятканын гына белә. Һәм атнакич йокыдан уянганын. 12 көннән аны өенә кайтарганнар. Хәзер ул элеккеге кебек күп эшлэми, вакытын якыннары белән күбрәк үткәрергә тырыша. Чыганак: лента.ру

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас