Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь 2022, 14:18

Таныш булмаган 200 кешене җирләүдә катнашкан

Британиядә яшәүче хатын зиратларга йөрергә ярата. 

ru.abcdef.wikiru.abcdef.wiki
Фото:ru.abcdef.wiki

Лондонда яшәүче бер хатын  10 ел элек очраклы рәвештә чиркәүдә узган җеназага барып кергән. Шуннан алып  ул   200ләп таныш булмаган кешеләрне җирләүдә катнашкан.

56 яшьлек Джин Тренд-Хиллның зиратлар һәм җирләү процессияләр белән танышлыгы әти-әниләре үлгәннән соң башланган. Тренд-Хилл сүзләре буенча, ул сәгатьләр буена  матур кабер ташларын фотосурәткә төшереп йөрергә мөмкин. 2012 елда ул чиркәүдә узган  ниндидер җеназага кергән һәм чара ахырына кадәр калган, чөнки чыгып китәргә уңайсыз булган.

“Ул бөтенләй таныш түгел кеше иде, әмма минем күңелем тулды. Бу хәлдән соң зират эшчесе, минем белән элемтәгә чыгып, беркеме дә булмаган ветеранны соңгы юлга озатырга килә  алмассыңмы дип сорады. Мин ризалаштым һәм бардым”, – дип исәк ала хатын.

Шулай итеп, соңгы 10 елда Тренд-Хилл 200дән дә ким булмаган кешеләрне соңгы юлга озатышкан. Ул Бөекбритания генә түгел, Франция һәм Италия зиратларында да булган. Тренд Хилл сүзләренчә, кая да булса барса, яңа урында ул иң элек крематорий эзли икән.

Хатынның гадәти булмаган мавыгуын күпләр белә, ди. Шуңа да гаиләләре һәм дуслары булмаганнарны соңгы юлга озатырга аны чакыралар икән.

“Соңгы юлга киткәндә беркем дә ялгызы булырга тиеш түгел. Кил дип әйтсәләр, мин барам”, – ди Джин Тренд-Хилл.

Хатын мәрхүмнәрне соңгы юлга озатып кына йөрми, ул зиратларны да җыештыра. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас