Дөньяда ниләр бар?
14 октябрь 2022, 13:42

Күперне шартлатуга каршы җавап

Киев үзәгендә ракеталар шартлавы сәбәпле соңгы көннәрдә Украина башкаласында аеруча киеренкелек хөкем сөрә.

Күперне шартлатуга каршы җавапКүперне шартлатуга каршы җавап
Күперне шартлатуга каршы җавап

Берничә көн элек Кырым күперен шартлаттылар. Шартлатуны Украина махсус хезмәтләре оештыруы ачыкланды. Русия Федераль иминлек хезмәте күперне шартлатуны оештыруда Украина оборона министрлыгының Баш разведка идарәсе җитәкчесе Кирилл Будановның исемен атады.
Кырым күперен шартлатуга җавап итеп Русия Киевка ракеталар очырды. 10 октябрьдә Русия Украинаның Киев, Харьков шәһәрләре һәм Харьков өлкәсенең хәрби идарәсе, элемтә һәм энергетика объектларына массакүләм һөҗүм ясады. Шулай ук Львов, Одесса, Ивано-Франковский, Сумской һәм Ровенский өлкәләрендә дә шартлау тавышлары яңгыраган. РФ Оборона министрлыгы һөҗүм максатларына ирешелде дип белдерде.
Украина энергетика министры Герман Галущенко Русия ракеталарының Украинаның 30 процент энергетика инфрастурктурасын җимерүе хакында белдерде.
Украина презденты Владимир Зеленский бөтен ил буенча критик инфраструктураларга һөҗүм ясалуын раслады. Киевта ТЭЦ шартлатылган. Көнбатыш Украинада поездларның тоткарлануы турында кисәтү ясаганнар. Шулай ук интернетка керү, калаларда ут һәм су өзеклекләре килеп туган.
РФДәүләт Думасы Русиянең ракеталар һөҗүме Киев һәм аны корал белән тәэмин иткән илләрнең һавага каршы тиешле оборона (ПВО) системалары булмавын ачыклады дип белдерделәр.

 

Фото: nvspost.ru

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас