

АКШта яшәүче хатын 24 ел элек, үсмер чагында яшерен яратып йөргән яшьлек дустыннан кияүгә чыгу тәкъдиме алган.
38 яшьлек Кейт Макнелл һәм аның яшьтәше Пол Дэймон 1997 елда үсмер чакта танышканнар. Алар дуслашып йөри башлаган. Сәгатьләр буе телефоннан сөйләшкәннәр, хәтта телефон трубкасын колакка йоклап та киткән очраклары булган.
Кейт Полга гашыйк булганын аңлый, әмма егеткә бу хакта әйтергә кыймый. Икесенә дә 18ешәр яшь тулгач, Кейт Полны үпмәкче була. Әмма Пол кыздан үптерми. Кыз оятыннан нишләргә белми, гарьләнә.
Күп тә үтми Кейтның әтисе икенче шәһәрдә эшкә күчә һәм гаиләсен дә үзе белән алып китә. Вакыт узу белән Кейт Пол белән сирәгрәк аралаша башлый. Ә көннәрдән беркөнне һәркемнең үз тормышы башлана. Егет флотка хезмәт итәргә китә, кыз колледжга укырга керә.
Соңрак аларның икесе дә гаилә кора, Кейтның балалары туа. Шул ук вакытта Кейт та, Пол да бер-берсен социаль челтәрләрдә күзәтеп бара. Еллар узу белән төрле сәбәпләр аркасында аларның гаиләләре таркала. Моны белгән Кейт тизрәк Полга социаль челтәрләрдә яза.
Пол бу хәбәргә сөенә. Күп еллар буена “булмаган үбешү”не үкенеп искә алуын һәм Кейт хакында гел уйлап йөрүен сөйли.
Пол белән Кейт очрашканнар һәм тәүге тапкыр үбешкәннән соң бер-берсенә сөю хисләре белдергәннәр. Алар алдагы елга өйләнешергә ниятли.
Чыганак: lenta.ru