Дөньяда ниләр бар?
13 октябрь 2022, 09:21

Трамп тынычлык сөйләшүләренә чакыра

АКШның элекке президенты Дональд  ТРАМП Укриандагы конфликтны тыныч юл белән чишәргә чакырган.

Трамп тынычлык сөйләшүләренә чакыраТрамп тынычлык сөйләшүләренә чакыра
Трамп тынычлык сөйләшүләренә чакыра

«Бүген Русия белән Украина арасында конфликт бара. Без сугышның тынычлык белән тәмамлануы буенча кичектергесез сөйләшүләргә килергә тиешбез, югыйсә, өченче бөтендөнья сугышына киләчәкбез». Дональд Трамп сөйләшүләрдә арадашчы булу теләген белдергән.

Трамп үзенең чыгышында Американың бүгенге җитәкчесе Джо Байденны кискен тәнкыйтьләгән. Әгәр бүгенге көндә АКШ белән Байден түгел, ә Трамп үзе җитәкчелек итсә,Украина тирәсендәге хәл-вакыйгалар башка төрле төс алыр иде, дигән ул.

Трамп Байденны еш кына тәнкыйтьләп чыгыш ясый. Атап әйткәндә, быел августта ул аны АКШның иң начар биш президентының берсе дип атаган. Трамп фикеренчә, аларның барысы бергә, илгә Байден ике елда салган кадәр зарар сала алмаган.

Фото:ctnews.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас