

Моңарчы Британиянең бер лидеры да кыска вакыт эчендә популярлыгын шулкадәр югалтмаган. Трассның рейтинглары отставкага китәр алдыннан рейтингы түбән төшкән Тереза Мэйныкына, Даунинг-стриттан куылган Борис Джонсонныкына караганда да түбәнрәк.
Илдә Трассның үз командасына кермәгән кешеләрне эшетән азат итүенә дә хәйран калучылар шактый күп. Җитмәсә, Лиз Трассны Британия фонды базарының күпмиллиардлы югалтуларында гаепләделәр. Ул премьер-вазифасын башкарган мәлдә илнең фонд базары 300 млрд. фунт стерлинг акчасын югалткан.