

30 сентябрьдә Украина президенты Владимир Зеленский илнең тизләтелгән рәвештә НАТОга керәчәге турында белдергән иде. Дүрт көннән соң НАТОның Киевның гаризасын алуы, әмма альянс әгъзалары утырышында каралмавы билгеле булды.
АКШ президентының милли иминлек буенча советнигы Джейк Салливан Украинаның НАТОга керү мөмкинлеген тикшерү өчен әле уңайлы вакыт түгел дип саный. Киевны альянска әледән үк кабул итеп булмаячагы хакында НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг та белдерде.
Территориясендә хәрби хәрәкәтләр барган чакта Украина блокка керә алмый, ә анда конфликт кайчан туктар — фаразлау мөмкин түгел дигән фикерен белдергән Евросоюзның эчке базар буенча комиссары Тьерри Бретон да.
Көнбатышның шундый фикерләр белдерүенә карамастан, Украина оборона министры Алексей Резников «де-факто ил НАТОга керде, ул азат дөнья хәвефсезлегенә зур өлешен сала» дип саный икән.
Stand Together фондының тышкы сәясәт буенча төркеме вице-президенты һәм Ирак сугышы ветераны Дэн Колдуэлл шулай ук кискен фикерен белдергән. Украинаның НАТОга керүе АКШка зур һәлакәт белән яный дип кисәткән ул. Киевның альянска кушылуы АКШны зур матди чыгымнарга китерәчәк ди саный ул. «Рекордлы инфляция, 30 трлн. доллар күләмендәге дәүләт бурычы, Кытай һәм Азия ягыннан куркыныч артканда, Украина яисә Европаның башка илләре хисабына НАТОны киңәйтү өчен дистә миллиардларча акча исраф итү акылсызлык булыр иде», —дигән Колдуэлл.