Дөньяда ниләр бар?
13 октябрь 2022, 09:43

АКШ Украинага ярдәмен киметми

Кызгынычка каршы, АКШ Киевка туктаусыз рәвештә корал озатуын дәвам итә.

АКШ Украинага ярдәмен киметмиАКШ Украинага ярдәмен киметми
АКШ Украинага ярдәмен киметми

Американың милли иминлек советындагы стратегик коммуникацияләр буенча координаторы Джон Кирби Украинадагы конфликтка АКШ һәм НАТОның кушылу хәвефе артуы турында фикерен белдергән. Ак йорт вәкиле белдерүенчә, әлеге вакытта хәл-вакыйгаларның шушы якка юнәлеш алуы бик мөмкин. «Бу турыда шик юк», дигән ул.

         Моңа кадәр Кирби АКШның Украинада Русия белән ихтимал булган хәрби конфликтны көчәйтергә теләмәве һәм гаскәрләрен Украина территориясенә җибәрергә җыенмавы турында белдерә килде. Ул Русия белән атом-төш сугышы бөтен як өчен дә куркыныч һәлакәт булачагын ассызыклый. Шул ук вакытта Вашингтон Мәскәүнең киңкүләмле юк итү коралын файдаланырга тырышуын дәлилләүче билгеләрне күрми дип тә билгеләде.

         Кызгынычка каршы, АКШ Киевка туктаусыз рәвештә корал озатуын дәвам итә. Русия Украинада махсус операция башлаган көненнән алып, АКШ Киевка 16 миллиард долларлык ярдәм күрсәткән. Моны Пентагон җитәкчесе Ллойд Остин раслады. Шушы көннәрдә Америка финанслар министры Джанет Йеллен, якын атналарда Вашигтонның Киевка 4,5 млрд. доллар күләмендә ярдәм озатачагын белдерде.

Фото: 5ol.ru

        

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас