Дөньяда ниләр бар?
12 октябрь 2022, 09:45

10 елдан соң элекке мәхәббәтен очраткан

Кайчандыр алар хәтта өйләнешергә җыенган булган. 

WeiboWeibo
Фото:Weibo

Вэн исемле кытайлы хатын, аерылышып 10 ел үткәннән соң, беренче мәхәббәтен кабат очраткан һәм аңа кияүгә чыккан.

Вэн сөйләвенчә, ул булачак ире Гуо белән 2007 елда танышкан. Гашыйклар хәтта өйләнешергә җыенган булган, әмма кәләш өчен түлисе калымның үтә кыйммәт  булуы, шулай ук егет белән кызның бер-берсеннән бик ерак торулары сәбәпле,  2011 елда Вэн белән Гуо аерылыша.

Элекке гашыйклар 10 еллап бер-берсен күрми яшиләр. Бу вакыт эчендә аларның икесе дә гаилә кора, балалар үстерә һәм аерылыша. Әмма 2020 елда икенче шәһәрдә командировкада булганда такси чакырткач, Вэн көтмәгәндә Гуоны руль артында күрә.

Бу очрашудан соң  Вэн белән Гуо аралашуларын дәвам итә. “Ул вакытта минем тормышым авыр булганын Гуо белә, мин дә аның җиңел яшәмәвен беләм. Шуңа да бер-беребезне юату  өчен аралаша башладык һәм акрынлап бер-беребезне яңадан яраттык”, – дип сөйли Вэн.

Бер ел үткәч, гашыйклар йорт сатып ала һәм никахларын терки. "Балалар яңа абый-сеңелләрен тиз кабул итте. Без бүгенге мөнәсәбәтләребезнең кадерен белеп, арытаба тормыш юлын бергә үтәргә тиеш”, – ди Вэн.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас