Дөньяда ниләр бар?
10 октябрь 2022, 06:10

22 елда 12 метр тырнак үстергән

Нигә кирәк булды икән?

Guinness World Records / YouTubeGuinness World Records / YouTube
Фото:Guinness World Records / YouTube

Гиннессның рекордлар китабына кергән дөньяда иң озын тырнакларга ия хатын көнкүрештәге кыенлыклары турында сөйләгән.

64 яшьлек Диана Армстронг 1997 елда тырнакларын үстерә башлаган. Диана сүзләренчә, ул вакытка кадәр һәр ялларда аның тырнакларына 16 яшьлек кызы маникюр ясаган. Әмма астма авырулы кыз чираттагы өянәгеннән соң үлгәч, Армстронг тырнакларын кисүне туктаткан.

Көннәрдән-беркөнне ул үзен тулысынча  тырнакларын үстерүгә багышлар өчен  бөтенләй эшеннән киткән. Билгеле булудан тыш, тырнаклар үстерү аңа шактый пробелмалар да өстәгән. Мәсәлән, Армстронгка машина йөртүдән баш тартырга туры килгән, чөнки тырнаклары машинага сыймый башлаган. Киемнәрдәге молния-замокларны да каптыру уңайсыз аңа. Җәмәгать бәдрәфләрендә ул бары тик иң иркен кабинага керә ала.

Армстронг тырнакларын буяуга 4 сәгать вакытын һәм 15 флакон лак сарыф итүгә зарланган. Кайчагында аңа шулай да тырнак очларын кисәргә туры килә, бу очракта Армстронг столярга мөрәҗәгать итә икән. “Кызым минем  белән горурланыр иде, чөнки ул минем иң соңгы маникюр ясаучым иде. Тырнакларымны үстергәндә мин кызым турында уйлыйм, аны сагынам”, – дип аңлата Армстронг бу шөгылен.

Искитмәле кешеләр бар инде дөнья йөзендә... Хәйран калырсың.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас