+21 °С
Болытлы


Миссурида яшәүче Холли Хаддан гаиләсе белән балык тотарга китә һәм алтын төсендәге балык каптыра. Хатын-кыз бу буада озак еллар балык тоткан, ләкин беркайчан да мондый төстәге балык тотканы булмаган. Кызыксынып, Холли балыкны табигатьне саклау департаментына алып килә. Белгечләр балыкта сирәк очрый торган генетик авыру булуын ачыклаганнар. Авыру хайваннарда һәм балыкларда сары, яки кызгылт сары пигментлашуга китерә икән.
Чыганак:kp.ru
Фото:kp.ru