

"Скагерак" тикшеренү судносы шартлату булган радиуска барып мәгълүмат җыйган. Галимнәр раславынча, агып чыккан газ диңгез тереклегенә зур зыян салу ихтимал. Хәлне ныграк ачыклау өчен өстәмә тикшеренүләр үткәрергә кирәк дип саный галимнәр.
Шушы көннәрдә Швеция белән Дания БМОга экологик куркыныч тууы турында хат язган. Үз чиратында Clean Air Task Force оешмасы "Төньяк агым"нан агып чыккан газ аркасында кешелек дөньясының климат һәлакәте белән очрашуы мөмкин дип белдергән. Бүген галимнәр шартлату аркасында атмосферага эләккән метан күләмен исәпләү белән мәшгуль. Алар аның күләме тарихта иң куркынычы булуы мөмкин дигән хәвефкә калган.
Билгеле булуынча, 26 сентябрьдә "Төньяк агым" газүткәргечендә шартлау булды. Авария Швеция һәм Данияның территориаль суларында теркәлде. Европа, АКШ һәм Русия бу вакыйганы диверсия дип атады.
Фото:gazetabalakovo.ru