

Яңа санкцияләр нефтьне өченче илләргә билгеләнгән бәядән кыйммәтрәккә диңгез аша ташуны тыюны карый. Русия оешмаларына инжиниринг, юридик һәм IT-хезмәтләрне күрсәтү тыелачак. Тыюны корыч продукциягә, кәгазь, пластика, химикат, тәмәке, шулай ук технологияләр экспортына озайтачаклар.
Моннан тыш, Русия составына кергән Запорожье, Херсон өлкәләре чиновникларын да санкция исемлегенә өстиячәкләр. Санкцияләрне рәсмиләштерү эшләре башланган да инде. Ул ЕС журналында дөнья күргәч тә, үз көченә керәчәк.
G7 илләре сентябрьдә (Бөек Британия, Германия, Италия, Канада, Франция, Япония һәм АКШ) Русия нефтенә иң югары бәяне билгеләгән. Ләкин ул әле аның соңгы чик бәясе түгел. Русия нефтен билгеләнгән бәядән югарыракка сатып алган компанияләргә АКШ санкциягә кертмәскә вәгъдә иткән.
Моңа кадәр Евросоюз 5 декабрьдә үз көченә керәчәк Русия нефтенә эмбарго керткән иде. Русия нефтенә бәяләрне чикләүгә Венгрия, Кипр, Греция һәм Мальта каршы, чөнки аларның танкерлары ЕСка Русия нефтенең зур өлешен ташый.
Фото: russian7.ru