

Ягъни, нефтьне арзанга сатып алып, Русиянең бәкәленә сугарга тырыша. Әлбәттә, бу хәл Русиягә ошмый, чөнки ул үз товарын тиешле бәясенә сатарга тели. Русия нефть һәм газны чикләнгән бәягә сатарга җыенмавы турында рәсми рәвештә кисәтте.
5 октябрьдә ОПЕК+ (халыкара һәм хөкүмәтара нефтьне экспортка сатучы илләр оешмасы) илләренең очрашуы үтте. Очрашуда нефть табуны чикләү турындагы килешүнең киләчәге хакында сөйләштеләр. Көн тәртибендә төп мәсьәлә торды — ул нефтьне табу ихтималлыгын киметү. Аналитиклар нефтьне тәүлегенә 1дән алып 2 млн. баррельгә кадәр (1 баррельдә—159 литр) киметү мәсьәләсен тикшерде. Искә төшерик: ОПЕК+ пандемия аркасында 2020 елның маенда нефтьне тәүлегенә 9,7 млн. баррельгә кадәр киметкән иде.
Америка президенты Джо Байден быел җәй башында Сәгуд Гарәбстанына сәфәр кылган. Анда ул тәхет принцы Мөхәммәт бән Сәлмән Әл Сәгудны, ягулык бәяләре арту сәбәпле, нефтьне күбрәк таба башларга кыстаган, хәтта басым ясап караган. Ләкин Байден теләгән максатына ирешә алмаган. Сәяси экспертлар фикеренчә, Сәгуд Гарәбстанының Русия белән союзга берләшү ихтималлыгыннан шикләнеп, Байден хакимиятенең кәефе нык кырылган.
Нефтьле илләр ОПЕК+ кысаларында нефть табуны киметү буенча уртак тел таптылар. ОПЕК+ очрашуы АКШ һәм Евросоюзның максатларын бер селтәнүдә сызып атты: Русия белән Сәгуд Гарәбстаны җитәкчелегендә картель (аңа дөньяның 13 дәүләте керә) нефтьне тәүлегенә 2 млн. баррельгә кадәр киметүләрен игълан иттеләр. АКШ белән Европа бу хәлгә шаккатты. Бу — алар өчен зур удар. Аңлашылуынча, хәзер нефть хакы бермәбер артачак.
Аналитиклар фаразлавынча, мондый адымга АКШ җавапсыз калмаячак, Европа илләре исә стратегик запасларындагы нефтьләрен куллана башлаячак. Көнбатышның Русиягә каршы кертелгән күпсанлы санкцияләре үзләре өчен моңа кадәр булмаган дәрәҗәдә инфляция һәм ягулык бәяләре артуына китерде. Бу хәлдән соң энергетика инфляциясенең яңадан үсеп китүе һәм аның берничә елга сузылуы күзаллана.