

Атнаның сишәмбесендә Украинаның Казахстандагы илчесе Петр Врублевский бер блогерга интервью биргәндә киләчәк буынга бурычларны җиңеләйтү өчен русларны булдыра алганча күбрәк үтерергә кирәк дигән.
Аның бу акылсыз сүзләреннән соң Казахстанның Русиядәге илчесе Ярмәк Күшербаев Русия Чит ил министрлыгына чакырып алынган. Бу хакта министрлыкның рәсми вәкиле Мария Захарова белдерде. Сөйләшү барышында Казахстан ягы Украина дипломатын кыска вакыт эчендә кайтарып җибәрәчәк дип ышандырды. Бу хәлдән соң ил властьлары таләп итүе буенча Врублевсий Казахстаннан китә һәм Варшавага оча. Әмма ул шунда ук Казахстанга кире әйләнеп кайта. «Кызганычка каршы, бу Бандера эмиссарының Астанага беркайчан да кире әйләнеп кайтмаячагы турындагы ышандырулар гамәлгә ашырылмады», —диде Захарова.
Русия дипломатия ведомствосы бу катгый кабул итеп булмаслык хәл дип, Казахстан илчесенә янә кисәтү ясарга мәҗбүр булды. Русиянең икенче кат кисәтүеннән соң гына Казахстан Чит ил эшләре министрлыгы вакытлы кандидатура карала һәм ул якын вакытта тәгаенләнәчәк, дип белдерде. Шулай ук Петр Врублевскийның гафу үтенүе дә билгеле булды.
Фото:sochiyoung.ru