Дөньяда ниләр бар?
6 октябрь 2022, 09:48

Газүткәргечне кем шартлаткан?

«Төньяк агым» һәм «Төнья агым-2» газүткәргечләрен АКШ шартлаткан.

Газүткәргечне кем шартлаткан?Газүткәргечне кем шартлаткан?
Газүткәргечне кем шартлаткан?

Америка тарихчысы һәм тикшеренүчесе Эрик Цуассе шулай дип белдергән.

         Аның фикеренчә, Американың бу гамәле Европа Союзының бәкәленә суккан.  «АКШ хөкүмәтенең, күпъеллык «дипломатик» юл белән саботаж ясарга тырышкан хәйләкәр омтылышларыннан соң, Русиядән Европага сузылган «Төньяк агым»ны шартлату факты Европаны даими рәвештә күпкә кыйммәтрәк түләргә мәҗбүр итәчәк»,—дигән сәяси эксперт.

         Цуассе белдерүенчә, океан артыннан ташылган газга караганда, Русия газы Европа сәнәгате өчен яхшырак. Ул Русияне Евросоюз өчен табигый газ җибәрүче дип билгеләгән.

         «Газүткәргечләр шартлатылу сәбәпле, хәзер Европа илләре энергия өчен озак вакыт дөньяда иң зур бәяне түлиячәк»,— дигән ул.

         Мәгълүм булуынча, 26 сентябрьдә «Төньяк агым» газүткәргечләре шартлатылды. Швеция һәм Дания территориаль суларында дүрт шартлау булган.  Экспертлар моны тиңдәшсез җимерү дип атады.  Европа, АКШ һәм Русиядә моны диверсия дип атадылар.

3 октябрьдә «Газпром» зыян күргән «Төньяк агым» газүткәргечләрендә басым тотрыкланды дип белдерде. Зыянлаган торбаларның ремонтлану вакыты әлегә билгесез.

Фото: e-news.su

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас