Дөньяда ниләр бар?
5 октябрь 2022, 08:48

Миллионнар отып, үкенгән

Акчалар кирәкмәде микәнни?

Prashanth Vishwanathan / Bloomberg / Getty ImagesPrashanth Vishwanathan / Bloomberg / Getty Images
Фото:Prashanth Vishwanathan / Bloomberg / Getty Images

Һиндстанның көньягында урнашкан Керал штатында яшәүче  Ануп исемле водитель лотереяга 250 миллион рупий (117 миллион сум) откан. Әмма бу байлык аның өчен үтә дә мәшәкатьле булып чыккан.

Ануп откан сумма Керал тарихында иң эреләрдән санала, шуңа аның гаиләсе матбугат чаралары игътибарын җәлеп иткән. “Акча откач, шатлыгымның чиге юк иде. Өй тулы кешеләр җыелган, кая карама – камералар, без шулкадәр бәхетле идек”, – дип искә ала ир.

Әмма бер атнадан Ануп үз гомере өчен куркуын белдергән. Аның акчалары хакында барысы да белгән, өенә әледән-әле финанс ярдәмгә мохтаҗлар килеп җәфалый башлаган.

Соранучылардан гаҗиз ир, таныш булмаган кешеләрдән аның гаиләсен борчымауларын үтенеп, видео төшергән. “Мин өйдән чыга алмыйм, беркая бара алмыйм. Балам чирләде, ә мин аны табибка алып бара алмыйм”, – дип зарланган ул.

Бүгенге көндә артык игътибардан качу өчен  Ануп гаиләсе белән туганнарына күченгән. Штат хөкүмәте Ануп өчен финанслар белән идарә итүгә багышланган бер көнлек тренинг оештырам, дип  белдергән. Бу тренинг аңа откан акчаларны дөрес итеп тотынырга булышачак, имеш.

Әйе, акча булмаса – бер бәла, әмма ул чамадан тыш күп булса, моңа әзер булмаган, андый зур акчалар белән эш итмәгән кешеләр өчен икенче бәлагә әйләнә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас