Дөньяда ниләр бар?
5 октябрь 2022, 08:53

Хатыны үзеннән 60 яшькә кече

Менә сиңа мә!

vplate.ruvplate.ru
Фото:vplate.ru

Филиппин утрауларында элекке фермер  үзеннән 60 яшькә кече кызга өйләнгән. 78 яшьлек Рашед Мангакоп сүзләренчә, Хәлимә Абдулла белән аның арасында – олы мәхәббәт хисләре. Рашед кыз белән аңа 15 яшь чагында таныша. Пенсионерның туганнары сөйләвенчә, ул шул чакта Хәлимәгә гашыйк булган һәм аның белән очрашып йөри башлаган. Өч елдан кыз белән “егет” өйләнешергә уйлаган.

Кияү гаиләсе дә, кәләш гаиләсе дә тантана үткәрүгә ризалык белдергән. Хәлимә өчен дә, “яшь” кияү өчен  бу  – аларның беренче никахлары.

Туйдан соң “яшьләр”  балалар табып үстерүне  планлаштыра.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас