Дөньяда ниләр бар?
3 октябрь 2022, 19:25

Парламент утырышында көнбагыш чиртеп утырган

life.rulife.ru
Фото:life.ru

Дәүләт Думасы депутаты Андрей Гороховның Русия составына яңа төбәкләрнең керү мәсьәләсе буенча парламентның түбәнге палатасы утырышында көнбагыш ашап утыруын видеога төшергәннәр.

Горохов үз урынында утыра, алдында компьютер экраны, кәгазь, ручка, күзлек, су шешәсе һәм... бер уч көнбагыш. Депутат мавыгып китеп көнбагыш орлыгы кимерә. Моны ул соңыннан: “Тәмәке тартмас өчен”, – дип аңлаткан.

Көнбагыш чиртеп утыру тавыш бирергә комачауламады, ди ул.

30 сентябрьдә Кремльдә Президент Владимир Путин Донецк, Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Русия составына кабул итү килешүләренә кул куйды. Русия составына керү буенча референдумнар бу төбәкләрдә 23-27 сентябрьдә узды. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас