Дөньяда ниләр бар?
3 октябрь 2022, 14:07

Кибеттә сатылган матраска ятып караган

Һәм аңа бик ошап киткән!

kakprosto.rukakprosto.ru
Фото:kakprosto.ru

Кытайның Чжецзян провинциясендә бер сатып алучы мебель кибетендә сатылган матраста йоклап киткән.

Ир матрас йомшакмы-юкмы икәнлеген сынап карар өчен аңа ятып карарга уйлаган, әмма әллә аруы җиткән, әллә ятак үтә дә уңайлы булган, ул йоклап киткән. Моны күргән хезмәткәрләр сатып алучы иркенләп йокласын өчен, кибетнең ул өлешендә утны сүндергәннәр.

Уянгач та кытайлы татлы йокы бүләк иткән бу матрасны сатып алырга уйлаган. Матрас бәясе 19 мең юань (157 мең  сум) тәшкил иткән. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас