

Белоруссия президенты Александр Лукашенко бәрәңге, җитен һәм башка культураларны җыю кампаниясен сыйфатлы тәмамлар өчен барысын да мобилизацияләргә чакырды.
Лукашенко фикеренчә, уңыш җыюга авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен генә түгел, укучыларны да җәлеп итәргә кирәк, “шуңа күрә уңышны җыеп алуда ярдәм итәр өчен студентларны, эшчеләрне, дәүләт хезмәткәрләрен һәм башкаларны мобилизацияләгез”.
Шулай ук Белоруссия лидеры 2022 елда республикада азык-төлек экспорты, башлыча Кытай һәм Русия өчен, уңай мохит тудырылды дип ассызыклый. Фаразлар буенча бу дәүләтләр икеләтә артыграк белорус продукциясен сатып алала.
“Шуңа кайдадыр ниндидер санкцияләр, ниндидер мобилизация, сугыш, тагын әллә ниләр турындагы сүзләр кабул ителми. Бу хакта онытыгыз. Сез үз районыгызны, үз кешеләрегезне күрергә тиеш. Сез вакытында чәчәргә, көздән сөреп, кышка китәргә һәм язгы чәчүгә әзерләнергә тиеш”, – дигән Лукашенко.
Чыганак: lenta.ru