

Шушы көннәрдә Нефтекама телеканалы гадәти булмаган йорт турында сюжет күрсәткән.
Бер кеше үз ихатасында зур йорт төзегән. Моны исәпкә дә алучы булмас иде, тик ул аны иске такталардан, тәрәзәләр һәм башка чүп-чардан зу-ур итеп корган. Карап торуга да ул бик куркыныч, шуңа аны халык "монстр" дип йөртә. Бинаның эчендә - теплица. Күршеләрен генә түгел, якын тирә-якта яшәүчеләрне дә борчуга салган ул. Хәзер алар үзләре һәм балалары өчен курка. "Давыл фәлән чыга калса, бу корылманы очырачак һәм ул кешеләр өстенә төшәргә мөмкин. Балаларны ихатага уйнарга чыгарырга да куркабыз", - дигәннәр күршеләре.
Йорт хуҗасы " монстр"ын куркыныч дип санамый. Күршеләре берничә тапкыр Нефтекама хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, тик мэриядән бернинди реакция дә булмаган.