Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2022, 18:17

Республика башлыгы аты-юлы белән сүгенгән

Кайчакта түзеп булмый шул...

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Дагыстан Башлыгы Сергей Меликов Дербент буйлап тавыш көчәйткеч аша шәһәрнең барлык ирләрен мобилизация өчен военкоматка килергә машинада чакырып йөргән җирле чиновникларга  аты-юлы белән сүгенгән. Бу хәл Дагыстанның Хәвефсезлек Советы утырышы вакытында булган.

Моны ул өлешчә мобилизация үткәргәндәге закон бозу очраклары белән аңлата. “Дербент военкоматының башбаштаклыгы белән бәйле бүгенге эмоцияләрем – өлешчә мобилизацияне  Русия президенты указына ярашлы тәртиптә үткәрергә дигән йөкләмәмне бозуга  туган хис-тойгылар. Бу мәсьәләдә кагыйдәләрдән читләшү ярамый”, – диде  төбәк җитәкчесе.

Ул шулай ук  Владимир Путинның мобилизациягә аерым хәрби белгечлекләргә ия һәм тәҗрибәләре булганнар эләгә дигән сүзләрен кабатлады.  Чакырылганнар, аның сүзләренчә, әзерлек үтәргә тиеш. Бу уңайдан мобилизация буенча чакыруда барлыкка килгән хаталарны төзәтергә һәм ялгыш чакырылганнарны өйләренә кайтарып җибәрергә кирәк, дип белдерде Меликов. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: