

11 яшьлек игезәкләр төрле башлангыч мәктәпләрне тәмамлап, Фишгард мәктәбенә җыела. Укытучылары аларны аерырга өйрәнә, ди. 7 сыйныф җитәкчесе аларның һәрберсенең аерым үзенчәлекләре булуы турында әйткән. Игьтибар белән күзәтсәң, аларның кылыкларында, тәртипләрендә аерымлыклар бар, ди ул. Бер мәктәптә шулкадәр күп иигезәк укуы бердәнбер очрак түгел икән. 2016 елда Ирландиянең Ратфарн шәһәрендәге мәктәптә 470 укучының 30 ы игезәк булган. Гиннесның рекордлар китабында бер мәктәптә 44 пар игезәкләрнең укуы турында язылган.
Чыганак: m.lenta.ru/news