Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2022, 15:59

Кырын эш кырык елдан соң да беленә

Кытайда 38 яшьлек иркәй 39 хатынны алдап 4,5 миллион сум акча эшләгән.

m.spletnik.ru/blog Кырын эш кырык елдан соң да беленәm.spletnik.ru/blog Кырын эш кырык елдан соң да беленә
Кырын эш кырык елдан соң да беленәФото:m.spletnik.ru/blog

Хэ Ганьшэн исемле ир нәфис затлар белән интернетта таныша. Ул үзен бик зур табиб яисә адвокат дип таныштыра. Кызларга үзенең фотосын түгел, ә матур кореялы егетләрнең фотосын җибәрә. Танышып, аларның ышанычын яулагач, кредитларын түләргә дип бурычка акча сорый. Ахирәтләре бурычларын сорый башлагач, ул аларны кара исемлеккә кертеп куя. Соңгы корбаны полициягә гариза язгач, аның " эшкуарлыгына" зыян килә. Шулай итеп, борынгылар дөрес әйткән: кырын эш кырык елдан да соң да беленә...

Чыганак: m.lenta.ru/news

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас