Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2022, 17:48

Котырып биегән 7 хатын җир астына төшеп киткән

Асфальт түзмәгән...

esoreiter.ru
Фото:esoreiter.ru

Бразилиядә туган көндәге шатлыклы бию вакытында җиде хатын җир астына төшеп киткән.

Бу хәл узган шимбә, 24 сентябрьдә, булган. Шаһитлар төшергән видео кадрларында хатыннарның, түгәрәккә басып, куллары белән бер-берсен иңнәреннән кочып музыкага сикерүләре күренә. Кайсыдыр мизгелдә аларның аяклары астында асфальт ярыла башлый һәм убыла. Шул вакытта видео да өзелә.

Хатыннарга шунда ук табындагы ирләр ярдәмгә килә. Убылып төшеп киткән хатын-кызлар имгәнмәгән, чокырдан чыгып, өсләрен каккач, алар янә күңел ачуны дәвам иткәннәр.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: