Һиндстанның Уттар-Прадеш штатындагы Тедпер авылында яшәүче бер ир акча эшләү теләге белэн бертуганын тере килеш күмеп куйган. Бу турыда India хәбәр итә. Полиция дингә нык бирелгән Шубхама Госвами исемле ирне коточкыч үлемнән коткарган. 23 яшьлек егетнең Манна Лал Пандей исемле абыйсы, өч дусты белән бергә, изге кабер булдыру һәм анда хаҗиларны җәлеп итү өчен, аны Наваратри дип аталган Индус бәйрәме вакытында терелэй күмэргэ маташа. Алар изгеләр каберенә кешеләр килеп, акча, чәчәкләр һәм корбаннар чалырлар дип уйлыйлар. Акча өчен нәрсә генә уйлап чыгармыйлар.
Чыганак: m.lenta.ru/news