Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
30 сентябрь 2022, 18:08

Ахирәтенә бала табып биргән

Афәрин! - дими ни диясең инде. 

Omar Lopez / Unsplash
Фото:Omar Lopez / Unsplash

АКШта бер хатын балага уза алмыйча җәфаланган  ахирәтенә ярдәм иткән һәм аңа бәби табып биргән.

28 яшьлек Даниэль һәм  34 яшьлек Алисия  икесе дә йөкле чакта интернетта танышкан һәм бик дуслашканнар. Соңрак,  балалары тугач, Алисия Даниэльга икенче бәби табарга теләвен, әмма җитди авыру аркасында моның мөмкин түгеллеген сөйли.

Ахирәтенең хыяллануын күргән Даниэль аның баласына суррогат әни булырга ризалаша. «Ул миңа шалтыратты да: “Әйдә мин сиңа бала табып бирәм”,  диде, – дип искә ала Алисия. – Тәүдә мин көлеп җибәрдем һәм аны шаярта дип уйладым. Әмма берничә атнадан Даниэль миңа янә шалтыратты һәм: “Мин чынлап әйтәм. Телисең икән, әйдә шулай итик”, – диде».

Нәтиҗәдә Алисия ризалаша. Йөклелек чорында ул Даниэльны һәр медицина тикшерүенә озата йөри һәм һәр нәрсәдә дә ярдәм итә.  Бала тапкан көнне Алисия һәм аның ире Даниэль янәшәсендә  булалар. Дөньяга Мэйзи исемле кыз туа. “Бу искиткеч сихри тойгы,  кулыма тәүге тапкыр улымны алгандагы тойгылардан һич аерылмый”, – дип искә ала Алисия. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: