Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2022, 13:55

Шомлы караш ияләре

Сезнең арада шундыйлар юкмы?

Шомлы караш ияләре
Шомлы караш ияләре

Кеше өчен күзләр бик зур мәгънәгә ия. Алар аша баш мие әйләнә-тирә дөньядан барлык мәгълүматның 85 процентын ала. Калган 15 процент ишетү, тәм тою һәм ис сизүгә туры килә.

     Адәм балаларының күзләре төрле-төрле. Кемнәрнекедер нурлы, балкып тора, кемнекедер йончулы, йокымсыраган кебек, боек. Шул ук вакытта кешенең күз карашы белән башкаларга йогынты ясый алуы күптән билгеле. Кайвакыт: "Ул миңа шундый иттереп карады, тәнем калтырый башлады”, - дигәнне ишеткәнегез бардыр бит? Караш белән кешене иркәләргә, рәнҗетергә яки ачуландырырга мөмкин. Үзеннән-үзе шундый нәтиҗәгә килергә була: күзләрдән чагылган эчке яктылык – ул чын. Шуңа күрә “күз карашының көче” дигән төшенчә бар.

    Күзләренә карап булмый торган кешеләр бар. Мәсәлән, Григорий Распутин. Аны белгән һәркем Распутин күзләренең гаҗәеп үзенчәлеге турында әйткән. Ул күзләргә караганнан соң кеше үзен суга батып барган кебек хис итә торган булган. Беркем дә аның күзләренә озак итеп карап тора алмаган – каушап калганнар һәм карашларын читкә алырга мәҗбүр булганнар.

        Иосиф Сталин да шундый үзенчәлеккә ия булган. Аның белән якыннан аралашкан кешеләр Сталинның карашын елан кебек тасвирлаганнар. Ил башлыгы әңгәмәдәшенең күңел халәтен аңларга тырышып, шундый үзенчәлекле итеп карый торган булган. Шул ук вакытта усал дәүләт башлыгы әңгәмәдәшенең күзләрен читкә алуын һич кенә дә яратмаган. Мондый кешене ул “ихлас булмаган кара уйлы” дип кабул иткән.

        Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кеше, кемдер аңа караса, моны шунда ук сизә. Америка галимнәре бу җәһәттән эксперимент үткәрергә карар иткән. Ул бик гади булган. Бүлмә уртасындагы урындыкка бер кешене утыртканнар, бу вакытта икенче кеше аңа вакыты-вакыты белән текәлеп карап алырга тиеш. Утырып торган кеше карашны сизгән секундта бу хакта әйтергә тиеш.

      Бу тикшеренүдә үз теләге белән 100 кеше катнашкан. Нәтиҗәләр шаккаттырган. 95 очракта кешеләр үзләренә юнәлтелгән карашны тойганнар. Шул ук вакытта алар башларының арткы өлешендә җиңелчә басым  тойган. Әйтерсең, җиңелчә җил исеп киткән.

      Болары, кем әйтмешли, “чәчәкләр”е генә.  Күз карашы белән кешене үтерергә була. XIX гасыр уртасында Палермода яшәүче бер ир-ат шундый сәләткә ия булган. Аңа кешегә текәлеп карап тору да җиткән – тегесе көнләп түгел, сәгатьләп сүнә, сүрелә, кибә башлаган. Берничә көннән соң ул адәм мәрхүм дә булган.

      Ләкин! Бу шомлы караш иясе үзе беркайчан да көзгегә карамаган. Аннан котылырга теләгән кешеләр бу хәлдән файдаланганнар. Алар аны тыкрыкта сагалап торганнар да, башына капчык кигезеп, стеналары тоташ көзгедән торган бүлмәгә алып кергәннәр. Аннары капчыкны салдырып алганнар һәм бинадан йөгереп чыгып киткәннәр. Артларыннан ишекне бикләргә дә онытмаганнар. Шомлы караш иясе көзгедә үз чагылышын, үз карашын күреп, харап булган. Шул рәвешле Палермо кешеләре үтерүчедән котылганнар.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: