Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
29 сентябрь 2022, 00:34

Сантехник миллионер булып киткән

Акча белән сынауны һәркем үтә алмый. 

Courts SA
Фото:Courts SA

Лотереяга искитмәле зур акчалар откан Джошуа Уинслет эшен ташлаган һәм наркоманга әйләнгән.

Элек сантехник булып эшләүче  ир  2017 елда лотереяга 13,5 миллион фунт (848,6 миллион сум) күләмдә акча откан. Бу акчага ул Көньяк Австралия һәм Яңа Зеландиядә күчемсез милек сатып алган. Уинслет наркотиклар куллана башлый, акчалары белән әти-әнисе идарә итүенә  карамастан, күп акчасын коралга тотына.

Полиция аның Австралиядәге йортында тентү үткәрә. Тентү нәтиҗәсендә наркотиклар, пистолет һәм боеприпаслар табып ала.

Тентү барышында полицейскийлар йортның бик нык пычрак булуын күрә. Баксаң, Уинслет  наркоманнар җыеп, кәеф-сафа корганнар икән. Суд хезмәткәре Уинслетның  “мотивациясе югалуын”  һәм ир үзе әйтмешли, “гедонистик яшәү рәвеше” (гедонизм – яшәү мәгънәсе итеп ләззәтне барыннан да өстен күрү) сайлавын хәбәр итә.

Ир психоактив матдәләр таратуда  һәм лицензиясез утлы корал саклауда гаепләнә. Аны 3 ел һәм 9 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Әмма соңрак хөкем карарын  ни сәбәпледер йомшартканнар һәм Уинслет шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм ителгән.

Әйе, бушка килгән акчаларның кадере юк шул. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: